Дәүләт бүләкләрен рәхмәт әйтеп кабул итте әби-бабайлар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Алар район күләмендә барлыгы 388 кеше исәпләнә. Бу исемлек авыл җирлекләре тарафыннан төзелде һәм документлар җентекләп тикшерелде. Ул аларның электрон банк картасына һәм шәхси исәпләренә күчереләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм район халыкны социаль яклау идарәсе белгечләре бүген Чирмешән һәм Олы Болгаер авыл җирлекләрендә яшәүче 43 тыл ветераннары, сугыш елларында хезмәт армиясендә Бөек Җиңү көнен якынайтучыларга юбилей медальләре тапшырдылар.

 

Дәүләт бүләкләре Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче, бу медальгә лаеклы тыл ветераннарының өйләренә барып бирелде. Олы Бакырчы авыл җирлегендә яшәүчеләрне Мәдәният йортында үткәрелгән тантанага чакырдылар. Килә алмаучыларның өйләренә барып тапшырдылар. Апас Мәдәният йорты үзешчәннәре аларны һәм туганнарын, авыл халкын җыйнак кына концерт белән дә шатландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International