Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 7 марты, шимбә

  Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына (http://myrosmol.ru/)  гаризалар кабул итү башланды.Беренче тапкыр бәйге физик затлар өчен дә, Россия вузлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.

     Конкурста 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр, үзләренең уникаль проектын тормышка ашыру өчен 2,5 млн.сумга кадәр ярдәм ала алачак; Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш). Югары уку йорты һәр номинациядә өчтән дә артык булмаган проект тәкъдим итәргә хокуклы. Конкурс нәтиҗәләре буенча бер оешмага һәр номинациядә бер генә проектны гамәлгә ашыру өчен грант бирелергә мөмкин. Югары белем бирү мәгариф оешмаларына грант күләме 15 млн сумнан артмаска тиеш.

https://fadm.gov.ru/news/53568

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International