2020елның 10 мартыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорның "кайнар линиясе" эшли башлый
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге белгечләре 2020 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәләр. Мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителәчәк.
Мөрәҗәгатьләр 8 (84374) 3-52-89 “кайнар линия” телефоны буенча кабул ителә .