Кадерле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Бу матур язгы бәйрәм безнең илдә гадәттәгечә аерым җылылык белән билгеләп үтелә. Ул ир-атларның кешелекнең гүзәл яртысына карата олы мәхәббәтен һәм ихтирамын, нечкә хисле мөнәсәбәтен белдерә. Хатын-кыз һәрвакыт кайгырту, гаделлек һәм шәфкатьлелек, игелеклелек һәм уңайлылык, илһам чыганагы булган. Сез - яратучы хатыннар һәм назлы кызлар, сеңелләр, әбиләр һәм матур хатын-кызлар, һәрвакыт ягымлы һәм сөйкемле булып каласыз. Хөрмәтле хатын-кыз ветераннарыбызга, сугышта катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарның тол хатыннарына - барлык өлкән буын хатын-кызларына аеруча зур рәхмәт. Хезмәтегез, йөрәгегез юмартлыгы өчен рәхмәт сезгә. Бу якты язгы көндә сезгә тынычлык, игелек, иминлек телим.Яз башы Сезгә шатлык-куаныч, уңышлар, гаиләләрегездә иминлек һәм тынычлык алып килсен, хатын-кыз сокландыргыч матурлыгы беркайчан да сездән китмәсен.