Алар хөрмәтенә Каратун мәдәният йортында күркәм кичә оештырылды. Авыр сугыш чорында тылда хезмәт куйган олы йөрәкле апалар, озак еллар армый-талмый район данын күтәргән һәм шул ук вакытта иң гүзәл зат булып кала белгән терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган хатын-кызлар, гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар, районның мактаулы гражданнары, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп, чын кеше итеп үстергән Ана Даны медаленә ия булган Аналар бәйрәм кичәсенең иң кадрле кунаклары булдылар.
Гүзәл затларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде.
- Хөрмәтле һәм кадерле әниләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмне мин күбрәк газиз әниләргә багышлар идем. Чөнки сөйләшә, тәпи йөри башлаганнан бирле безнең һәр көнебез әни дип башлана. Сезгә киләчәктә исәнлек-саулык, кайгы-хәсрәт күрмичә, рәхәт тормышта яшәргә язсын, - диде ул. Район башлыгы бәйрәмне оештыруда зур ярдәм күрсәткән “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчелегенә дә олы хөрмәтен һәм ихлас рәхмәтен белдерде.
Апасның олы ихтирамга лаек асыл затларын котларга Казан шәһәреннән “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин килде. Ул залда утыручы һәрбер хатын-кызга Татарстан Республикасы Президентының бәйрәм котлавын ирештерде.
Чарада тылда зур хезмәт куйган олы йөрәкле апаларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, армый-талмый хезмәт иткән гүзәл затларга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгеләре тапшырылды.
Апасның иң асыл хатын-кызлары хөрмәтенә район башлыгы чакыруы белән Татарстан Республикасының Атказанган артисты, яраткан җырчыбыз Фирдүс Тямаев һәм аның иҗат төркеме искиткеч концерт күрсәтте. Үзенең көчле энергиясе белән шаккатыручы җырчы Апасның иң күркәм затларын елатты да, көлдерде дә, җырлатты да, биетте дә.