Апаста юл сакчылары гүзәл затларны котлады

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Дәүләт хезмәтләре аша теркәлеп, машинаны исәпкә куярга яки исәптән төшерергә килгән хатын-кызлар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторларының игътибарын тойды. Алар ир-егетләр кулыннан чәчәкләр алды.
"Хатын-кызлар тормышыбызның бизәге. Алар кая гына булсалар, кем булып хезмәт итсәләр дә ягымлы, назлы булып калалар. Районның гүзәл затларын бәйрәм белән тәбрик итәм", - диде Румбик Гәрәев.
"Руль артындагы кызларга чәчәк бүләк ит!" акциясе дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International