Юл сакчылары иртәдән үк юлларга чыгып, шофер туташларны, ханымнарны бәйрәм белән котлады, чәчәк бүләк итте.
"Башка көннәрдән аермалы буларак, без бүген кисәтүләр ясамадык, ә бәйрәм белән котладык. Хатын-кызларыбызның йөзендә гел елмаю булсын, юлларда исән-имин йөрсеннәр", - ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.