Апаста «Йолдызлык - Созвездие» фестиваленең гала-концерты узды

2020 елның 13 марты, җомга

Зона турларында уңыш яулаган иң-иңнәр Каратун мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Фестиваль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның100 еллыгына һәм районыбыз оешуга 90 ел тулуга багышланды.

“Фестиваль Апаста һәрвакыт киң колачлы итеп үткәрелә. Балалар да елдан-ел күбрәк тартыла. Быел да яшь талантлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Матур чыгышлары белән сөендерделәр”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары Кызыл-Тау, Әлмәндәр, Каратун, Иске Йомралы җирлекләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International