“Авыл клублары” республикакүләм максатчан программасы нигезендә, Багыш авылында 300 урынга исәпләнгән заманча, барлык уңайлыклары булган клуб сафка басты. Ул фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне һәм спорт залын да үз эченә алган. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы да бик теләп җыелды. Алар авылларында шундый зур төзелешләр алып барылуга, уңайлылыклар артуга ихлас сөенечләрен белдереп, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Клубны ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты, клубка музыкаль үзәк бүләк итте һәм үзенең чыгышында клубка кадәр асфальт юл булачагын да белдерде. ООО СХП “Свияга” җитәкчесе Марат Хәсәнов бильярд өстәле бирергә вәгъдә итте һәм сәхнә буш тормасын дигән теләктә калды.
Клубны ачу вакыйгасы тантаналы шартларда үтте. Халык күңеле булганчы җыр-моң тыңлады, дәртле биюләр карады