ЯҢА БИНА СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛӘП ТОРСЫН

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Салмак кына явып торган кар астында кояш кебек яктырып торучы бина Караборнаш авылы халкын шимбә иртәсендә үзе янына җыйды. Әлеге яңа, барлык уңайлылыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктына халык авырып, зарын сөйләргә түгел, ә ачылу тантанасына ашыкты. Пунктның районда беренчеләрдән булып халыкка хезмәт итүенә юлламаны  район башлыгы Рәшид Заһидуллин, ТР Арбитраж суды рәисе булып эшләгән Рәшит Сәлахов, районның баш табибы Фатыйх Хәй­даров бирде. Кунакларны чәкчәк, җылы, матур сүз­ләр белән каршы алдылар. Кызыл тасманы кисеп эчкә узгач, биредәге чисталык, җы­лы­лык үзе терелтә, күңелне күтәрә. Кабул итү, бәйләү, укол кадау, юыну бүл­мәләре аерым һәм заманча итеп эшләнгән. Авыл халкы берсен-берсе уздырып Президентка, республика кунагына, район башлыгына һәм шушы бинаны төзегәндә катнашкан барлык кешеләргә дә олы рәх­мәт­ләрен җиткерде­ләр. “Бирегә авырып тү­гел, ә шәф­кать туташы Зөлфирә Тә­һавиеваның хәлен белергә, пунктны күрергә генә килегез” – диде Рә­шид Заһидуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International