Профессиональ керемгә салым - ул 2019 елдан кулланырга мөмкин булган яңа махсус салым режимы. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарны түләргә бурычы кала.
Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алырга мөмкинлеген бетерәчәк.
ПРОФЕССИОНАЛЬ КЕРЕМГӘ САЛЫМНЫҢ ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ
Отчетлар һәм декларацияләр юк: декларацияне тапшырырга кирәк түгел. Керемнәрне исәпкә алу автомат рәвештә мобиль кушымтада алып барыла;
ЧЕК кушымтада формалаша: ККТ сатып алырга кирәкми. Чекны «минем салым» мобиль кушымтасында формалаштырырга була;
Иминият взносларын түләмәскә мөмкин: пенсия һәм медицина иминиятенә фиксацияләнгән взносларны түләү бурычы юк;
Шәхси эшмәкәр статусыннан башка легаль эш: шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмичә генә эшләргә мөмкин. Керем кушымта белешмәсе белән раслана;
Салым тотып калынган акча: тотып калынган сумма-
10000 сум. Ставкасы 4% , 3%кадәр кими
ставкасы 6% ,4%. кадәр кими.Исәпләү автоматлаштырылган.
Түләүгә салымсанарга кирәкми: салым автомат рәвештә кушымтада исәпләнә. Түләү-киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча билгеләнә;
Отышлы салым ставкалары: 4% — физик затлардан кергән табышка.
6% - юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән кергән табыш күләменә. Башка мәҗбүри түләүләр юк;
ИНТЕРНЕТ аша гади теркәлү: инспекциягә визитсыз теркәлү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша;
Хезмәт килешүе буенча эшләү белән бергә эшләү: хезмәт хакы салымны исәпләгәндә исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми;
Салым ставкалары: салым ставкасы, һөнәри керемгә салым түләүчегә акча күчергән кешеләргә бәйле
(4% физик затлар белән исәп-хисап ясаганда,6% ШЭ һәм оешмалар белән исәп-хисап ясаганда);
Барлык исәп-хисапларны һәм алдан түләүгә салым суммасын кушымта аша, ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин.
Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.