Апаслылар "Бердәм Россия" партиясенең иң өлкән әгъзасын туган көне белән котладылар

2020 елның 17 марты, сишәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчелеге традиция төзү турында карар кабул итте - Партиянең иң өлкән әгъзаларын туган көне белән котларга.

16 мартта республика партиячеләре “Бердәм Россия”нең иң өлкән әгъзасы, Апас районыннан Гыйлаҗи Миңнуллинны 94 яшьлек юбилее белән котладылар.

Аны Апас районының Карамасар авылына котларга җирле сәяси совет әгъзасы, район хакимияте аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, Югары Акхуҗа беренчел бүлеге секретаре Зөфәр Юзеев, Партиянең Апас җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова, яшь гвардиячеләр килде.

Партиялеләр “Бердәм Россия” Генераль Советы секретаре Андрей Турчак исеменнән котлау һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, шулай ук аны төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәхсән үз исеменнән туган көне белән котладылар.


“Бердәм Россия” партиясе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез! Бу бәйрәм сезгә дәрт, ышаныч, көч һәм илһам бирсен, ә яшәү турындагы хәтер бары тик якты истәлекләр һәм башкарылган юл өчен горурлык хисе генә бүләк итсен", - диелә котлау адресында.

Үз чиратларында кунаклар ,нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләде, шулай ук Партиягә ышанычлары өчен рәхмәт белдерделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туган көн билгеләүченең хатыны Мәнсура Миңнуллина да, “Бердәм Россия” партиясенең иң өлкән әгъзаларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International