Марат Җәббаров нәселле терлекчелек торышы турында сөйләде

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында нәселле терлекчелек торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бу елның 2 аенда республикада терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11,9 млрд. сум тәшкил итә. Үсеш узган елның шул ук чорына 9% тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында бу чорда 221 мең тонна сөт (16,5 мең тонна) савылган һәм 67,6 мең тонна терлек һәм кош ите (3,8 мең тонна) үстерелгән.

Министр билгеләп үткәнчә, терлекчелекне нәтиҗәле үстерүнең төп факторы - тотрыклы нәсел базасын булдыру. Республиканың 24 муниципаль районында 74 нәсел заводы һәм репродуктор үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Сөт терлекчелегендә 54 нәсел хуҗалыгы бар, аларда 60 меңнән артык сыер асрала. Нәселле сыерлар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында Татарстан илдә, Ленинград өлкәсеннән калышып, 5,7 % өлеше белән икенче урында тора.

Аннары Киров һәм Свердловск өлкәләре бара.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республикада сыерларның 26%ы нәселле санала һәм иҗтимагый сектор сөтенең 35%ын җитештерәләр. Гомумән алганда, узган елда авыл хуҗалыгы оешмаларында сыерларның продуктивлылыгы 5847 кг тәшкил иткән, ә нәсел хуҗалыкларында - 7620 кг, узган елга караганда 6%ка арткан. 2020 елга әлеге күрсәткечне 8 мең килограммга җиткерү бурычы куелган.

Министр Биектау районында «Элита» нәсел предприятиесе эшләвен искәртте, ул республиканың сөт терлекчелегендә селекция-генетик эш үзәге булып тора. «Үгез-җитештерүчеләр орлыкларының сыйфаты дөнья дәрәҗәсенә туры килә. Узган елда 1 млн. дозадан артык орлык җитештерелгән һәм 400 меңнән артык сатылган. “Элита” предприятиесенең булган ресурсларын һәм орлык материалын кулланырга кирәк”, - диде Марат Җәббаров.

2019 елда республикада 100 сыерга исәпләнгән 276 мең бозау яисә 83 баш алынган. Кама Тамагы, Минзәлә, Лаеш һәм Әлмәт районнарында катлаулы вәзгыять. Министр хуҗалыклар җитәкчеләрен бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирергә өндәде.

Республика сыерларының өчтән бере шәхси хуҗалыкта тотыла. Әлеге секторда 2019 елда ясалма орлыкландыру күләме 60% тәшкил итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу ел ахырына 70%ка ирешү бурычын куя.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ясалма орлыкландыру өлеше югары булган алдынгы районнарда җитештерү буенча технологларның бөтен потенциалы файдаланылган. Республикада республика программасы буенча төзелгән 126 участок ветеринария пункты эшли.

Министр шулай ук язгы кыр эшләренең барышы турында кыскача гына сөйләде. Якындагы 2 атнада һава торышы туңган туфрак буенча ашламалар кертү мөмкинлеген бирә. Бүген 17 район сайлап кына тукландыруга кереште инде, темплар үсәчәк.

Марат Җәббаров искә төшергәнчә, иртә тукландыру икътисадый яктан акланган агроалым булып тора, бигрәк тә уҗым культуралары йомшарган кишәрлекләрдә. Моннан тыш, дүшәмбедән кыр эшләрендә катнашучы машиналар комплексын кабул итү башлана.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, нәсел эше - терлекчелекне үстерү өлкәсендәге эшнең мөһим өлеше. «Биектау районында эшләп, мин бу сорауларга аерым игътибар иттем. Бу үзебезгә үстерергә кирәк булган ресурс. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләр бар. Нәселле база, фән, белгечләр бар. Моннан дөрес файдаланырга кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

Чыгышның тулы тексты: http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2273675.pdf


Чыгышның тулы видеосы: http://ftp.prav.tatar.ru/agro/2020/03/210320.mp4


Тэглар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International