Район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерләнү башланды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Районда чәчүгә әзерләнү өчен барлыгы 23 агрегат бар. Шуларның егермесе - ул "ПС-10", икесе - "ПСШ-5" һәм бер "ПС-20". Бу агрегатлар белән сезонда 6 мең тонна орлык эшкәртелә. «Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе Илдус Мулюков бу эшләр башлангач барлык агротехник таләпләрне катгый үтәү контрольдә тотылачак, дип кисәтә. Киләсе атнадан махсус комиссия агрегатларның эшкә әзерлеген тикшерә башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International