Мәрзия әбине олы юбилее белән котлап, изге теләкләрен җиткерде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм Апас ш.т.п. башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов. Озын гомерле ветеранга истәлекле дата уңаеннан илебез Президентының Котлау хаты, котлау открыткасы, район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Шулай ук озын гомерле ханым «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнде. Бүген Мәрзия әбине кызы Фирдәвес белән кияве Рәфыйк карый. Әби, көч-хәл белән хәрәкәт итсә дә, яхшы күрә һәм ишетә.