Ялган хәбәргә ышанырга ярамый

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

“Интернет киңлекләре һәм социаль челтәрләрдә зур шәһәрләрдә азык-төлек товарларының дефицитка әверелеп баруы турында ялган, фейк-хәбәрләр таралды. Безнең райондагы һәр кибет көндәлек күзәтү астында тора. Азык-төлек ассортименты төрләре йөзләгән пункттан тора һәм һәр сәүдә ноктасында ул төгәл үтәлә. Авыл җирлекләре һәм район үзәгендә белгечләр һәм махсус комиссия кибет киштәләрендәге азык-төлек, көнкүреш товарлары даими товарлары һәм аларга бәяләрнең артмавын көндәлек тикшереп чагыштырып һәм теркәп бара“, - диде Шамил Гаффаров.

 

Азык-төлек һәм көнкүреш, санитария-гигиена товарлары белән сәүдә итүче кибетләргә көн дә товарлар китерелә. Алар көнендә үк киштәләргә тезелә һәм яңартыла. Складларда ике айга җитәрлек товар запаслары бар. Бер генә кибеттә дә буш киштә күрмәдек.

 

 

Апас үзәгендәге эре сәүдә челтәрләре, Яшьләр микрорайонындагы кибетләрне берсен дә калдырмыйча йөреп чыктык. Үзләрен Асия Хәсәнова, Сиринә Шәйхимөхәммәтова, Илгизә Галимҗанова, Әсгать Шакиров, Илгизәр Халиков, Флера, Илдар дип таныштырган һәм тагын егермеләп сатып алучылар белән очраштык, фикерләрен сораштык.

 

“Җыен юк-барга ышанмыйбыз, кайсы кибеткә генә керсәк тә, бөтенесе дә бар. Апас кибетләрендә бүген ярма-токмачларның, мәсәлән, күп төрен очратып була“  -диде хәбәрчегә Сания Башарова.

Эре сәүдә челтәренең Апастагы зур кибете директоры Гүзәл Гатиятова, шәхси кибет тотучы Дамирә Мөхәммәтҗанова, Фәнис Гатиятуллин, сатучылар Рамилә Кәримова, Эльмира Гатауллина, Шәүкәт белән Венера Насыйбуллиннар фикерен дә белештек.

“Узган гасырның туксанынчы еллары шаһитлары буыны без. Ул чактагы кибет киштәләре белән бүгенгесе җир белән күк арасы сыман“-диде шәхси кибет хуҗасы Шәүкәт Насыйбуллин.

 

 Хис-тойгыга бирелмичә, коронавирустан курыкмыйча яшәргә дә яшәргә язсын иде һәммәбезгә. Тик бөтенебезгә дә, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләргә грипп, коронавирустан саклану да мәслихәт. Ул йогышлы авыру халык күп була торган урыннарда бигрәк тә куркыныч санала. Вирус-микроблар шуннан өйләргә ияреп кайта, кешене урынга яткыра. Өерелешеп кибетләргә йөрмик, бер-беребезне санлыйк. Нервларыгызны һәм сәламәтлегегезне саклагыз. Акчагыз да янга калыр..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International