ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында ТР Дәүләт комитеты архив эше буенча конкурсларда катнашырга чакыра

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасының Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:


1.«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»  шәҗәрә бәйрәме нәсел традицияләрен саклауга, гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлтелгән.  Конкурс 3 этапта уза:


- муниципаль этап 19.02.2020 елдан 30.03.2020 елга кадәр узачак;


- зональ этап 06.04.2020 елдан 11.04.2020 елга кадәр узачак;


- Республика этабы 15.04.2020 елдан 15.05.2020 елга кадәр узачак.

 Конкурста теләге булган һәр гаилә катнаша ала.

2. «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы тарихи аң булдыруга һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурс 19.02.2020 елдан 20.04.2020 елга кадәр уза. Барлык теләүчеләр дә 5 яшь төркеме буенча катнаша:

1 төркем - 1-4 нче сыйныф укучылары;

2 төркем - 5-8 нче сыйныф укучылары;

3 төркем - 9-11 нче сыйныф укучылары;

4 төркем - 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары;

5 төркем - 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.

Конкурска, 1 яшь төркеменнән тыш, индивидуаль тәртиптә башкарылган эшләр кабул ителә. Җиңүче һәр яшь төркемендә билгеләнә.

3. «Татарстан тормышының бер көне» фотоакциясе туган як тарихы белән кызыксынуны саклап калуга һәм үстерүгә, Татарстан Республикасы Архив фондын кыйммәтле тарихи чыганаклар белән тулыландыруга, ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышының бер көне» фотоальбомы булдыруга юнәлтелгән. Профессиональ фотографлар да, фотоһәвәскәрләр дә катнаша.

Республиканың район, шәһәр, авыл районнары тормышының истәлекле мизгелләре, фотоэшләр, истәлекле вакыйгалар кабул ителә. Бары тик 2020 елның 27 маенда, ТАССР төзү турында Декрет игълан ителгән көнне генә фотоэшләр кабул ителә. 09.03.2020 дән 01.04.2020 не кертеп, катнашуга документлар тапшыру срогы. Эшләр тәкъдим итү вакыты 27.05.2020 дән 08.06.2020 кадәр. Катнашучылар эшләре бер этапта читтән торып карала 09.06.2020 - 30.06.2020.

4. Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы булган коммерция оешмасының иң яхшы архивы коммерция оешмалары архивларының алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.


һәм  коммерциягә карамаган оешманың иң яхшы архивы һәм гавами хакимият органы - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы коммерциягә карамаган оешмалар архивларының алдынгы тәҗрибәсен таратуга юнәлтелгән. Бу конкурсларның максаты - коммерция оешмалары архивларының алдынгы тәҗрибәсен тарату.

РФ Архив фонды документларын саклауның, исәпкә алуның, комплектлауның һәм файдалануның, күргәзмә эшчәнлеген оештыруның һәм архив тармагын үстерүнең алдынгы технологияләрен кертүне стимуллаштыру. Катнашуга гаризалар кабул итү 13.03.2020 елга кадәр.

Конкурс 17.02.2020 елдан 23.04.2020 елга 2 этапта уздырыла:


- 12.03.2020 елдан 31.03.2020 кә кадәр;


- 14.03.2020 елдан 15.04.2020 кадәр.

Конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар көтә.

Конкурслар уздыру турындагы нигезләмәләр белән arhiv.tatarstan.ru рәсми сайтында "Грантлар, архив конкурслары" бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International