Район башлыгы тарафыннан җитештерү тармагында эшләүче эшмәкәрләргә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сертификатлар тапшырылды.

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Районыбызда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыга. Әлеге хокукка шәхси эшмәкәрләр Лилия Зәйнуллина, Алсу Нигъмәтуллина һәм Каратун ашлык кабул итү оешмасы ия булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләргә Сертификатларны тантаналы шартларда тапшырды. Логотипны куллану азык-төлекнең сыйфатын гарантияли, республикабызның тарихын искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International