24 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында турыдан-туры эфир узачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан эшләнгән кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар каралачак. «Төп яңалыклар» программасының кунагы булып инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева киләчәк.
Татарстан Росреестры вәкиле, бизнес-бергәлек вәкилләре документларны теркәү алдыннан консультация алырга һәм күчемсез милекне теркәү вакытын ничек кыскартырга мөмкин икәнен сөйлиячәк.
Шалтыратулар 13.30 дан 14.00 гә кадәр кабул ителәчәк. Туры эфир телефоннары: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.
Шулай ук, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Матбугат хезмәте” бүлегендә, “ВК” (vk.com/rosreestr16) һәм шулай ук Татарстан Росреестрының youtube каналында танышырга була.