Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2020 елның 24 марты, сишәмбе

“Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУ мәгълүматы буенча, 23 мартта 18 сәгатьтән, төнлә һәм 24 мартта Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә:

- төнлә-иртән урыны белән көчле кар (Казанда да),


- буран, төнлә-иртән күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк начарая (Казанда төнлә-иртән);


- төнлә көчле җил 17-22 м/с (Казанда да), көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә;


- бозлавык (Казанда төнлә-иртән);


- юлларда бозлавык, кар өемнәре, кар боткасы (Казанда да).

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:


Һава шартлары начарланган очракта, урамда электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама һәм витриналар белән янәшә торудан сакланыгыз, шулай ук йортлар, реклама стендлары һәм растяжкалардан ераграк торырга, үтеп булмаслык түшәмнәр һәм череп беткән агач кәүсәләре янында тормаска киңәш ителә. Җил купкан очракта имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алудан качу өчен, бинаның подъездына яки подвалына яшеренергә кирәк.

Тулырак монда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International