Татарстанда Covid-19 коронавирусы аркасында 20 дән артык кеше катнашында узган чараны тыйдылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән республика Хөкүмәте карары төбәкнең хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
«Татарстан Республикасы территориясендә 20 һәм аннан да күбрәк кеше булган спорт, мавыктыргыч һәм гавами чаралар үткәрү рөхсәт ителми», - диелә карарда.
Әгәр мондый чараларны гамәлдән чыгарырга яки күчерергә ярамый икән, аларны тамашачылардан башка санитар-эпидемиягә каршы режимны үтәп үткәрәчәкләр.
ТР Министрлар Кабинеты шулай ук төнлә - 22 дән 6 сәгатькә кадәр күңел ачу чараларын үткәрмәскә сорый.
Моннан тыш, эш бирүчеләрне чит ил командировкаларын гамәлдән чыгарырга сорыйлар, ә бу мөмкин булмаса, кире кайткач аларны эшкә ике атна дәвамында кертмәскә. Шулай ук хезмәткәрләрне дистанцион эш формасына күчерергә, даими рәвештә эш урыннарын дезинфекцияләргә һәм кулларны антисептика белән эшкәртү өчен шартлар тудырырга тәкъдим ителде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы