«Без ТАССРдан»

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

ТАССР ның 100 еллык юбилеена багышланган чара Мурзино авылында узды.Социаль хезмәткәр Латыйпова Рушания һәм китапханәче Гатауллина Гөлназ ,гаиләнең генеалогик агачын ясарга Сираҗиева Фатыйма-апага ярдәм итте. Хезмәт ветераны Фатыйма апа Каратун заготконторында, аннары Каратун авыл советында баш хисапчы булып эшләде. Аның гаиләсе зур, туганнары күп. Тамырларын һәм туганлык бәйләнешләрен югалтмас өчен, ул күптән инде оныклары өчен генеалогик агач ясарга тели иде. Фатыйма апа ярдәмчеләренә булышулары өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International