Камал театры спектакльләрнең алтын коллекциясен бушлай карау мөмкинлеген ачты

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Камал театры тамашачылар керү мөмкинлеген чикләү сәбәпле онлайн-тапшырулар форматына күчте һәм үз спектакльләрен дистанцион рәвештә күрсәтә. Бүгенге көннән башлап иң күренекле татар спектакльләрен театрның рәсми Youtube-каналында карарга мөмкин.

Спектакльләрне бушлай карарга мөмкин. Видео-коллекция тулыланачак, диелә театр хәбәрендә. 

Тамашачылар 1976 елдан 2015 елга кадәр спектакльләр карый ала. Алар арасында “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Мулла”, “Галиябану” һәм башка бик күп әсәрләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International