Соңгы ун ел Татарстан өчен киң колачлы үсеш елларына әверелде

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Соңгы ун елда Татарстан өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур күләмле киж колачлы үсеш еллары булды, чөнки республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла, ә икътисадый күрсәткечләр үсә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белдерде.

«Бу хакимиятнең яхшы дәвамчанлыгы үрнәге һәм масштаблы үсеш еллары булды", - дип билгеләп үтте Марат Готыф улы.

Бу елларда Татарстан бюджетының керемнәре ике тапкырга диярлек арткан. 2010 елда бюджетның керем өлешен 140 млрд. сумга якын бәяләсәләр, 2020 елга планнарда 270 млрд.сум тәшкил итәчәк.

"Икътисадта тулай төбәк продуктын, республика бюджеты керемнәрен, республиканың тотрыклылыгын чагыштырырга кирәк. Без 2010 елда старт алган һәм хәзерге күрсәткечләр, узган 10 елның киң колачлы үсеш  чоры булуын ачык күрсәтә", - дип ассызыклады Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Моңа кадәр ул республика Премьер-министры иде.


 

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/25-03-2020/marat-ahmetov-o-10-letii-rukovodstva-minnihanova-eto-gody-masshtabnogo-sozidaniya-5731480

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International