Апаста сугыш ветераннары яшәгән йорт капкаларына элмә такталар куела

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

“Бу истәлек тактасы сугыш ветераннары яшәгән һәр йортта булачак. Һәркем сугыш ветераны яшәгән йортны белергә, аңа хөрмәт белән карарга тиеш. Истәлек такталары аларның батырлыгы турында һәрдаим белгертеп, хәтерләтеп торачак”,- дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Югары Балтай авылында яшәүче сугыш ветераннары Хәлилрахман абый Фәйзрахманов һәм Шәүкәт абый Хатыйпов яшәгән йорт капкаларында да элмә такталар барлыкка килде.
“Йортыбыз капкасында шундый язу булу – безнең өчен зур горурлык һәм безгә карата олы хөрмәт. Безне онытмыйлар. Район җитәкчелеге һәрдаим кайгыртып тора. Бик яхшы шартларда гомер кичерәбез. Муллыкта яшибез, - ди Хәлилрахман ага Фәйзрахманов.

Истәлек элмә такталары Апас бистәсендә яшәүче сугыш ветераннары Мөхәммәтхамис ага Хисаметдинов һәм Фәрит ага Юнусов яшәгән йорт капкаларына да куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International