Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты тамашачыларның рекордлы саны җыйды.Яраткан җырчысының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше карады.
Чыгышны трансляцияләү Татарстанның рәсми мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә алып барылды. Концерт Татарстан йолдызларының онлайн-чыгышлары сериясендә беренче булды, алар шул рәвешле карантинда кешеләргә ярдәм итәргә һәм коронавирус белән көрәшү чараларын үтәргә кирәклегенә игътибар җәлеп итәргә булдылар.
"Зур залда тере концерт атмосферасын берни дә алыштырмаячак, әмма хәзер безгә барыбызга да берләшергә һәм бер-беребез турында кайгыртырга кирәк. Сездән үтенәм, өйдә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгыз, алдынгы урыннарда сугыша торган чын геройлар табиблары турында уйлагыз!" - дип мөрәҗәгать итте Салават тамашачыларга.
Җырчыны яратучылар артистның шундый яхшы инициативасын сокланып кабул итте - 3,5 мең комментарий нибары сәгать ярым трансляция вакытында килде. Концерт тамашачыларны бөтен дөнья буйлап берләштерде - бер үк вакытта аны Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә, Төркиядә, Испаниядә, Австралиядә, Конгода карадылар.
Бүген Салават Фәтхетдинов эстафетаны Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Башкортстаннан талантлы һәм харизмалы җырчының меңләгән җанатарлары бар. Аның тавышы һәм сөйкемлелеге тамашачыларның берсен дә битараф калдырмый. Шулай булгач, социаль челтәрләрдә инде фикер алышкан төп интрига - Салават Фәтхетдиновның рекордын арттыра һәм концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы.
Бүген кич белән Ришат Төхвәтуллин концертын трансляцияләүне игътибарсыз үткәрмәгез! Чыгышны «Вконтакте» һәм «Одноклассники» рәсми интернет-бергәлекләре мәйданчыкларында: https://vk.com/nashtatarstan https://ok.ru/nashtatarstan карагыз,өйдә калыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Акция #айдадом хештегы белән уза.