Апаста район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

2020 елның 27 марты, җомга

“Миңа белдергән ышанычыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Үземнең туган ягымда, үземнең якташларым белән уртак тел табып эшләрмен дип ышанып калам“, – диде яшь җитәкче.

Алмаз Тугушев – Каратун егете. Өч югары белемгә ия. Хезмәт юлын Казан банкында башлап җибәргән. Аннан соң, Киров өлкәсендә “БелСтар“ җәмгыятендә директор урынбасары, Буа кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Чүпрәле районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасын җитәкләгән. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Экология министрлыгында бүлек җитәкчесе вазифаларын башкарган.

Гаиләле. Тормыш иптәше Эльвира белән кыз һәм ул үстерә.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Алмаз Тугушевка эшендә зур уңышлар теләп, ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International