30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән гарызнамәләр буенча әзер документларны бирүгә генә эшләячәк.Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә "РФда эш көне түгел дип игълан итү турында" короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәттәге режимда учреждение Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультация бирәчәкләр. Россиядә билгеләнгән ял атналыгы вакытына МФЦга документлар кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне вирусларга каршы яклауның кирәклеге белән бәйле.Карантинга кадәрге көннәрдә МФЦның шәһәр офислары көненә 1000 кешегә кадәр кеше кабул иткән. Хәзер килүчеләр агымы 20% ка арткан. Исегезгә төшерәбез, беренче чираттагы кирәкле хезмәтләрне (паспорт, йөртүче таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтәләр алу) алуга запросларны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта МФЦга мондый хезмәтләрне сорап мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк