Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, узган ялларда республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә кереште - бу, барыннан да элек, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру. Биектау, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнары игенчеләре күпьеллык үләннәрне һәм туң җирләрне (Яшел Үзән районы) тырмалауга керештеләр инде.
"Дөньядагы бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, азык-төлек куркынычсызлыгы тагын да зуррак әһәмияткә ия. Язгы көн ел туйдыра. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык рекомендацияләрне үтәп эшлибез. Бөтен эшне төгәлләү өчен техника төзек һәм үзе сәламәт булсын, - диләр аграрийлар, - шуңа күрә, мөмкин булганнардан, инфекция таралмасын өчен, өйдә калуларын сорыйбыз".
«Бүгенге тукландыруны иртәрәк башлау хуҗалыкларның агрегатларына һәм эшче персоналына йөкләнешне рациональ бүлү мөмкинлеген бирә», - дип билгеләп үтте элегрәк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Бүгенгә республика буенча көзге культуралар 210 мең га мәйданда ашлама кертелгән, күпьеллык культуралар - 86мең га. Быел бөртекле культураларга ашлама 486,7 мең га мәйданда, күпьеллык үләннәргә - 484,1 мең га мәйданда башкарылачак.
Көзге культураларны ашламалауны Зәй, Сарман һәм Тәтеш муниципаль районнары игенчеләре төгәлләде инде. Финиш турысында - Зеленодольск, Тукай һәм Минзәлә районнары.
Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү буенча актив эш дәвам итә. Бу төр эшкә 13 район кереште инде. Бүгенгә 16 мең тоннага кадәр эш башкарылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искә төшергәнчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчү мәйданына кимендә 35 кг минераль ашлама тупланган хуҗалыклар алачак.
Агымдагы елда бер гектарга 70 килограммнан артык гамәлдәге матдә туплау бурычы куелган. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның һәм туфрактан минераль элементлар чыгаруны тулыландыруның нигезе булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттыра гына түгел, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, майлар һәм аксымнарның микъдары арта,шулай ук биологик актив матдәләр. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм аларны кертү эше тиешле күләмдә алып барылмаган районнарга бу мәсьәләгә игътибарны арттырырга кирәк.