Апаста узган киңәшмәдә райондашларның үз-үзләрен изоляцияләргә тиешлеге әйтелде

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Шулай ук муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу туктатыла. Режим, беренче чиратта, 65 яшьтән узган барлык өлкәннәргә кагыла. Тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры янау булган очракта гына, үз-үзеңне изоляцияләү урыныннан китәргә мөмкин булачак.  Киңәшмә барышында шундый таләпләр яңгырады.

 " Хөрмәтле райондашлар! Бу режим барыбызга да кагыла һәм үзебезнең исәнлегебез өчен эшләнә. Сәламәт булыйк! Өйдә торып, үзегезне сакласагыз иде", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Равил Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International