Районда волонтерлар өлкән яшьтәге райондашларга булыша

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Район халыкны социаль яклау идарәсе белгече Светлана Салаватуллина белдерүенчә, кайнар линия телефоны аша кергән мөрәҗәгать тәүлек дәвамында үтәлә. Волонтерлар кирәк-яракларны сатып алалар һәм хуҗасына илтеп тапшыралар. Барысы да гадел башкарыла. Продуктлар тикшереп алына, исәп-хисап ясалына. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре дә төгәл үтәлә. Волонтерлар махсус битлекләрдән, перчаткалардан йөриләр. Алар өйгә үтеп кермиләр. Чөнки ул тыелган.
Бүгенге көндә волонтерлар отряды 3 өлкән райондашыбызга ярдәм күрсәткән. Апаста яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә апа Саматова да кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итеп, кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән.
Районда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә (884376)21-0-80 “Кайнар линия” телефоны ачылды. Ул “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге базасында азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләлре буенча ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шалтыратулар өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International