Бу хакта бүген авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Хәзерге вакытта, Дмитрий Патрушев сүзләренчә, социаль әһәмиятле продукция белән тәэмин итү һәм бәяләр белән бәйле вәзгыять куркыныч тудырмый. Шул ук вакытта тотрыклылыкны саклап калу өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кайбер өстәмә чаралар күрде. Аерым алганда, Россия базары өчен иң мөһим бөртекле культуралар экспортын квоталауның чикләү механизмы эшләнде - Хөкүмәт карарының тиешле проектында агымдагы елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр 7 млн тонна күләмендә квота каралган. Моннан тыш, Министрлык 1 млн тонна күләмендә товар интервенцияләрен үткәрүгә әзерләнә башлады. Әлеге чаралар азык-төлек һәм азык максатларына тиешле күләмдә ашлык тәэмин итәргә, ашлык бәяләрен киметергә, шулай ук азык-төлек товарларына куллану бәяләрен күтәрүгә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.
Дмитрий Патрушев ассызыклаганча, төп һәм үзгәрешсез бурыч - халыкны кирәкле күләмдә продукция белән тәэмин итү, аграрийларга чәчүне сыйфатлы һәм вакытында уздыру мөмкинлеген бирү һәм тулаем алганда җитештерү циклының өзлексез булуын саклап калу. Предприятиеләрнең өзлексез эшләве тәэмин ителергә тиеш. Эчке азык-төлек базарының тотрыклылыгы турыдан-туры мәгънәдә тармакның штатлы эшләвенә бәйле», - дип белдерде министр.
Шулай ук, Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, төбәкләрнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә АПК предприятиеләрен үз вакытында дезинфекцияләргә, хезмәткәрләрне перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. Дмитрий Патрушев хезмәт хакын түләмәүнең ярамавын аерым ассызыклады, моңа шулай ук бөтен тармак эшенең өзлексез булуы бәйле.
Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Дмитрий Патрушев Марат Зяббаров Азык-төлек иминлеге