Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда сөт җитештерү 4,3 млн. тонна тәшкил итте, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8 процентка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерү 9,1%ка арткан. Иң зур үсешне Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары тәэмин итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3 805 тоннага якын тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 152 тоннага күбрәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора, ә дөньякүләм вакыйгалар яктысында илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче тармак буларак аерым әһәмияткә ия. Республикада тармакка ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, сөт җитештерү, эшкәртү һәм сату буенча өзлексез эш алып бару белән бергә, җитештерү арту тенденциясе дә билгеләп үтелә.
Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Сөт терлекчелеге