Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрлыгы Цифрлы Трансформация үзәге һәм Ак Барс Цифрлы Технологияләр командасы белән берлектә, үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар алу өчен сервис эшләде һәм эшләтеп җибәрде. Татарстан әлеге системаны гамәлгә ашыручы илдә беренче төбәк булды.
30 марттан Татарстан территориясендә, коронавирус инфекциясенең киң таралуын булдырмау сәбәпле, республика халкы өчен изоляция режимы кертелде. Аны сыйфатлы үтәү һәм гражданнарны уңайлы итү өчен яңа сервис эшли башлады, анда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар рәсмиләштерергә мөмкин. Проект Цифрлы Трансформация үзәге һәм Ак Барс Цифрлы Технологияләр командасы белән берлектә Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Пропуск алу өчен системада теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм эшкәртүгә ризалык белән 2590 лы кыска номерга SMS җибәрергә кирәк булачак. Мәгълүмат текстының үрнәге: Регистрация#Иванов#9200123876#Казан шәһ. Спорт урамы, 33 йорт#Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза.
Җавап хәбәрендә яшәүченең шәхесен һәм аның яшәү урынын идентификацияләүче уникаль код киләчәк. Системада барлык республика халкына теркәлергә тәкъдим ителә.
Җавап хәбәрендә яшәүченең шәхесен һәм аның яшәү урынын идентификацияләүче уникаль код киләчәк. Системада барлык республика халкына теркәлергә тәкъдим ителә. Хәтта кеше өйдән якындагы кибеткә, аптекага чыкса да, чүп-чарны чыгарып ташласа да, йорт хайваннары белән өйдән 100 метр радиуста йөреп чыкса да, контроль органнары хезмәткәрләре булу урынын чынбарлыктагы урын белән чагыштыру өчен код сорарга мөмкин.
Әгәр дә кешегә үз-үзен изоляцияләү вакытында аның урынын калдырып китәргә кирәк икән, ул "ЦЕЛЬ" тексты белән 2590 номерына хәбәр җибәрергә һәм тормыш ситуациясенең номерын күрсәтергә тиеш:
1.судта булу;
2. Балигъ булмаганнарны мәгариф оешмаларына илтеп җиткерү;
3. медицина / ветеринария оешмасына бару;
4. күмүдә катнашу;
5. паспортны торгызу;
6.дачага (шәһәр читендәге йортка) чыгу/ дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту;
7. кредит оешмаларына һәм почта бүлекчәләренә бару;
8. Дарулар, азык-төлек продуктлары һәм беренчел предметларны китерү
9. Яшәү (булу) урынын үзгәртү.
Җавап хәбәрендә аның вакыты турында мәгълүмат белән уникаль код киләчәк. Шул ук вакытта республикада яшәүче бер кеше тәүлегенә 2-дән артык пропуск алырга мөмкин.
Үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында эшкә йөрергә тиешле Татарстан халкына пропуск рәсмиләштерергә кирәкми. Эш урынына барып җитү һәм кире кайту өчен, алар эш бирүченең белешмәсе булган очракта гына өйдән чыга алачак. Волонтерлар өчен азык-төлек һәм дарулар китерә торган белешмәләр бирүне ТР Яшьләр министрлыгы башкарачак.