Коронавирус йогышының таралуын кисәтү максатларында, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы 234 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды дәүләт учреждениесендә һәм аның филиалларында гражданнарны шәхси кабул итү санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен туктатылды.
Фондның дәүләт хезмәтләрен өйдән яки офистан чыкмыйча гына дистанцион рәвештә алырга була: Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы , Шәхси кабинет, Фонд шлюзы аша.
Барлык сораулар буенча дистанцион - электрон формада түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез: info@ro16.fss.ru к
Сезне кызыксындырган теләсә нинди мәгълүматны ТР буенча ФСС бүлегенең рәсми сайтында ачыкларга мөмкин, әгәр сезгә консультация кирәк икән, Сез Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды дәүләт учреждениесенең кайнар линия телефонына (+7 (843) 216-00-19) шалтырата аласыз.
Хисапны тапшырырга, шулай ук икътисадый эшчәнлекнең төп төрен (2020 елның 15 апреленә кадәр) электрон рәвештә расларга мөмкин:
* Фонд Шлюзы;
• Шәхси кабинет;
* Дәүләт хезмәтләре порталы аша.
Керемнәр (2НДФЛ) яки түләнгән пособиеләр турында белешмәләр сорап мөрәҗәгать иткәндә, шәхси кабинетны кулланырга киңәш итәбез.
65 яшькә кадәрге гражданнарга искәртү, гомер һәм сәламәтлеккә турыдан-туры янау очракларыннан тыш, яшәү (тору) урыннарыннан китмәүне үтенә!
Төбәк бүлеге, кабул ителгән карарга аңлап карауларын, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга һәм билгеләнгән чикләүләрне үтәргә сорый. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!