6 апрельдә бизнес өчен "Кризис чорында компания гамәлләре стратегиясе һәм тактикасы (кризисның үсеш сценарийлары һәм фаразлары) онлайн-дәрес узачак. Кризиска каршы конференцияләр сериясе @ economy.rt, @dom_pred, @bizfabrika Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча эшли башлады. Проект агымдагы шартларга эшкуарларны тиз җайлаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.
Беренче онлайн-дәрестә кризиска каршы идарәне эшләтеп җибәрү технологияләре, кризиста эшне оештыру алгоритмнары, тышкы һәм эчке мохитне анализлау ысуллары турында фикер алышу булачак.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Теркәлүгә сылтама - http://biz-balance.ru/antikrizis_pro