Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның эшкуарлык берләшмәсенә мөрәҗәгате

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Кадерле дуслар! Татарстанлылар!

Безнең арада битараф булмаган кешеләрнең никадәр күп булуын коронавирус белән бәйле вәзгыять күрсәтте! Волонтерлар, бизнесменнар, артистлар, республикабызда яшәүче гади кешеләр ярдәм итәргә берләшәләр!

Татарстанның KazanExpress компаниясе инициативасы миңа бик тәэсир итте. Алар өлкән яшьтәгеләр өчен бушлай азык-төлек җыелмалары җыялар. Чөнки нәкъ менә безнең гражданнарның бу категориясе бүген аеруча зәгыйфь һәм аерым опека астында булырга тиеш.

Бу бик кирәкле һәм мөһим эш - катлаулы вакытларда мохтаҗларга ярдәм итү.

Эшкуарларыбызга рәхмәтемне белдерәм, эшмәкәрләрне һәм мөмкинлекләре  булган барлык кешеләрне бу яхшы эшкә кушылырга чакырам!

Мин дә акциягә кушылдым һәм үз өлешемне керттем.

Бер-беребезгә карата ягымлырак һәм игътибарлырак булган саен, бу катлаулы чор җиңелрәк узачак. Чөнки без бергә!

*акциядә түбәндәге реквизитлар буенча акча җибәреп катнашырга мөмкин:


"АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фонды


ОГРН 1061600052425


ИНН/КПП 1658079690/165701001


БИК 049205805

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

кор.счет 30101810000000000805

 «Без Бергә» тамгасы белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International