Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында инвалидларга хәйрия ярдәме

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

"Без бергә" бөтенроссия проектына район эшмәкәрләреннән беренче булып Нургалиева Гөлүсә Хәмис кызы кушылды. Ул коляскадагы инвалид Гатауллина Илшатны үз продукциясе: пироглар, икмәк һәм он белән сөендерде. Карантин көннәрендә өлкәннәргә һәм барлык ташламалы категорияләргә игътибар бик мөһим. Үзебезнең эшмәкәрләрне һәм яхшы кешеләрне бу проектка кушылырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International