Район эшмәкәрләре "Без бергә" проектына кушылалар

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

"Без бергә" бөтенроссия проектына район эшмәкәрләреннән беренче булып Нургалиева Гөлүсә Хәмис кызы кушылды.

Ассортиментта пироглар, икмәк, чәйгә тәм-томнар һәм он белән ул коляскадагы инвалид Гатауллин Илшат һәм аның әнисе Талияны сөендерде. Карантин көннәрендә өлкәннәргә һәм барлык льготалы категорияләргә игътибар бик мөһим. Үзебезнең якташларыбызны - эшмәкәрләрне һәм барлык  игелекле кешеләрне әлеге проектка кушылырга чакырабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International