Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель аена татарстанлыларга пенсияләрне, пособиеләрне һәм социаль түләүләрне вакытыннан алда түләү гамәлгә ашырыла.
Кредит оешмалары аша түләүләр алучы гражданнарга счетларга акчалар 2020 елның 09 апрелендә керәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, Россия Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, ПФР сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Контакт-үзәге телефоны номеры буенча консультацияләр алырга мөмкин:
8 (843) 2-79-27-27
Үзегезне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлегенең контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com