6 апрель көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның I кварталында терлекчелек тармагына йомгаклар ясалды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды.
Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстанда Россия сөтенең 6%тан артыграгы җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашучыларны бу елның I кварталында терлекчелек тармагы йомгаклары белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте, шулай ук хуҗалыкларның эшенә анализ ясады.
Бүгенге көндә республика территориясендә 706 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 234,7 мең баш, дуңгызлар - 462,4 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр - 61,4 мең баш, кош-корт - 17,2 млн. баш, атлар - 19 мең баш.
Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан агымдагы елның I кварталында 340,5 мең тонна сөт җитештерелгән.
(узган елгы күрсәткечләр буенча 107 %), 103,7 мең тонна ит (105 %), шул исәптән эре мөгезле терлек - 24,8 мең тонна (100 %), дуңгызлар - 23,9 мең тонна (110 %), кош ите - 54,4 мең тонна (105 %).
Агымдагы ел башында Марат Җәббаров терлекчелек тармагына игътибарны йомшартмаска кушты: «Үсемлекчелектән акчалата табыш августтан да иртәрәк килә башламый. Хуҗалык эшчәнлеген сөт һәм ит сатудан акча хисабына алып барырга туры киләчәк. Озакламый җәйге-лагерь тоту чоры башлана. Быел да ул иртәрәк көтелә. Бер типлы азык булмаган гадәти классик фермаларда җәйге лагерьларны әзерләүгә керешергә тәкъдим итәм, ә киләсе елга ел әйләнәсендә бер типлы ашатуга күчүне планлаштырам».
Мөмкинлекне арттыру өчен фермаларда су белән тәэмин итүгә һәм баланслы тукландыруга игътибар итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Игенче» ҖЧҖ һәм Буа муниципаль районының «Ембулатово» ПСХК эшенең нәтиҗәлелеге ачык мисал булып тора, анда продуктивлылык үсеше 30%ка кадәр тәшкил итә.
Халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыерларны һәм таналарны орлыкландыру буенча 7%ка үсеш күзәтелә. Орлыкландыруның нәтиҗәлелеге күптән исбатланды. Мәсәлән, 300 сыерга- 10 үгез кирәк, аларны сатып алуга чыгымнар елына 1,2 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта технолог эшен оештырганда 2 тапкырга азрак сарыф ителә һәм плюс итеп тикшерелгән генетиканы, планлаштыруны һәм ветеринария иминлеген алабыз.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы даими рәвештә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында осеменаторлар укытуны оештыра. Агымдагы елның мартында узган курсларда Арча, Әтнә, Балтач, Буа һәм Кукмара районнары зур активлык һәм һөнәри кызыксыну күрсәткән.
Терлекчелектә автоматлаштырылган исәпкә алуны гамәлгә кертү терлекләр белән идарә итүне дөрес оештырырга ярдәм итә. Куллануның нәтиҗәлелеге Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Саба районнары терлекчеләре тарафыннан расланды.
Март аенда муниципаль районнарга Татарстан Республикасы һәм РФ бюджетыннан гыйнвар, февраль айларында сатылган сөткә 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр җибәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районда савым сыерларының баш санын торгызуга дәүләт ярдәменнән файдаланырга өндәделәр. Мәсәлән, Буа һәм Тәтеш районнарында лейкозлы сыерларны сәламәт таналар белән алыштыралар. Бер ел эчендә лейкоз вирусы белән инфекцияләнү тиешенчә 15 һәм 7% ка кимегән.
Агымдагы елның I кварталында Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте эше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде.
Бүгенге көндә эпизоотиягә каршы чаралар планы 66 %ка үтәлде. Кеше һәм хайваннар өчен уртак булган аеруча куркыныч авыруларга каршы вакцинация уздыруны апрель уртасына кадәр, көтүлекләргә чыгара башлагач, төгәлләргә планлаштыралар.
Шулай ук Дәүләт ветеринария хезмәтенә терлекләр базларының, терлекчелек комплексларының һәм алар янындагы территорияләрнең торышын тикшереп тору беркетелгән. Экологик икеайлык вакытында алар ферма территорияләрен биологик калдыклардан һәм тирестән тулысынча чистартырга тиеш.
Тэглар: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Терлекчелек - Сөт җитештерү Марат Җәббаров