Татарстан Росреестры кайнар линияне эшләтеп җибәрә

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

7 апрельдән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кайнар линия эшләтеп җибәрә, аңа шалтыратып гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә кирәген һәм аның сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр бетерергә кирәклеген белә алачак. Кайнар линия көн саен - 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13 сәгәттән 17.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

(843)255-25-71 номеры буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе экспертлары Галина Гончарова һәм Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International