Татарстан аграрийларына Татарстан һәм Россия бюджетыннан агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында сатылган сөткә 1,2 млрд сум субсидия күчерелгән.
Татарстанда Россия сөтенең 6%тан артыграгы җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм республика халкында эре мөгезле терлекләр саны 1 млн. баштан артып китә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эре мөгезле терлекләр хуҗаларын савым сыерларының баш санын торгызуга дәүләт ярдәменнән файдаланырга өнди.
«Буа һәм Тәтеш районнарында, мәсәлән, акчаны терлекләрне савыктыруга җибәрәләр - авыру сыерларны сәламәт таналар белән алыштыралар. Ел дәвамында лейкоз вирусы белән инфекцияләнү районнарда 15 һәм 7%ка кимегән», - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.