З% авыл ипотекасы:беренче фатир хуҗаларының хисләре.

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы Россиянең 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданины  авыл җирендә эшләүгә яки яшәүгә карамастан рәсмиләштерә ала. Мәсәлән, авылга күчәргә теләүче. Әмма төзелеш объекты яки җир һичшиксез авыл, авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм халкы 30 меңгә кадәр территорияләрендә урнашырга тиеш. Әйтик, бирегә Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар керде.

Авыл ипотекасын алучыларның берсе - Алексей Корсаков, машина йөртүче булып эшли, хатыны - кибет хуҗабикәсе, улы бар.

- Үз торагыңны сатып алырга вакыт дип хәл иттек, еллык 10,9 процент ипотека рәсмиләштердек инде, ә монда бу программа. Әлбәттә, без тиз ориентлаштык, - дип сөйли Алексей Валерьевич. - Россельхозбанкта (авыл ипотекасын анда гына алырга мөмкин булганда) рәсмиләштерү белән волокитлар булмады, минем хезмәт хакым кредит учреждениесен канәгатьләндерде. 1,4 миллион сум акча алдык, үз акчаларын өстәдек һәм биредә, Тәтеш шәһәрендә йорт сатып алдык.

Корсаковлар йортында өч бүлмә, газ, су, электр бар. Өй янында - зур булмаган бакча кишәрлеге. Шушы көннәрдә - яңа өй туе. Һәм, әлбәттә, алда - бакча мәшәкатьләре. Бәхетле гаилә инде яшелчә, чәчәк үсентеләре сатып ала.  

Корсаков 20 елга 3% еллык кредит алган. Кредит буенча айлык түләү бурычны вакытыннан алда түләү хокукы белән 7 мең сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International