"Пятёрочка" волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен ташламалар бирү турында игълан итте

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Үз-үзен изоляцияләү һәм коронавирус инфекциясен таралуны профилактикалау чорында социаль хезмәткәрләрнең һәм волонтерларның роле кискен арткан. Аларның эшенең социаль әһәмиятен югары бәяләп, «Пятёрочка» сәүдә челтәре волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен карантин чаралар һәм үзизоляция чорында ташламалар бирү турында игълан итте.

«Пятёрочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров ассызыклаганча: «Бөтен Россия буенча социаль хезмәтләр, шулай ук волонтерларның региональ штаблары эшли, алар хәзер аеруча зәгыйфь категорияләргә - йортта үз изоляциясендә булган өлкән кешеләргә ярдәм итәләр. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ялгыз пенсионерлар, ветераннар һәм аз хәрәкәтле гражданнар өчен азык-төлек сатып алалар һәм аларга өйгә китерәләр".

Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә шундый мөһим юнәлешне хуплау өчен, "Пятёрочка" барлык регионнарда карантин чаралар һәм үзизоляцияләү чорында социаль хезмәткәрләргә һәм волонтерларга тиешле документны - таныклык яки бейджны күрсәткәч ташлама бирәчәк, дип билгеләде Сергей Гончаров.

Скидка "Пятёрочка" ның барлык кибетләрендә дә ,коннең беренче яртысында (13.00 гә кадәр) дүшәмбе көннәрендә 10% күләмендә, калган көннәрдә - 5% күләмендә тәкъдим ителәчәк. Кайбер төбәкләрдә 10% зур ташлама атнаның башка көннәрендә дә гамәлдә булачак. Төгәлрәк - сәүдә челтәре сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International