Россия хөкүмәте
салымнар түләү һәм салым хисаплылыгын тапшыру срокларын күчерде
РФ хөкүмәте, кече һәм урта эшкуарлыкны да кертеп, коронавирустан зыян күргән бизнеска ярдәм итү чараларын күрде.
02.04.2020 № 409 тиешле карарны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады. Бизнеска ярдәм чаралары турында мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы махсус бүлектә танышырга мөмкин.