Барыгызны да - балаларны да, өлкәннәрне дә - "Татарстанны яклауга 100 ел" күргәзмәсе буенча виртуаль экскурсиягә чакырабыз! Патша заманнарыннан безнең көннәргә кадәр - агач көймәләрдән, кул насосларыннан һәм ат коче белән тарта торган мичкәләрдән алып хәзерге катерларга, коткару машиналарына, янгын махсус техникасына һәм авиациягә кадәр - коткару технологияләре ничек үзгәргәнен карарга чакырабыз. Уникаль архив документлары, тарихи вакыйгалар һәм коткару системасы эволюциясенең әһәмиятле фактлары. Коткаручыларның бер буыны икенчесен алмаштыра. Янгын сүндерү-коткару эшенә карата мөнәсәбәт кенә үзгәрми: электәге кебек үк, республикабызда яшәүчеләрне яклап торучылар ,бәлагә таручыларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер!
https://youtu.be/yUP8GCHSJ8