Волонтерлар теккән саклык битлекләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тапшырылды

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан битлекләр тегү өчен 750 метр марля бирелгән. Алар ярдәме белән 416 күп тапкыр кулланылышлы битлекләр тегелеп, хезмәткәрләргә таратылган. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова хәбәр итте.

“Волонтерлар тарафыннан тегелгән битлекләр “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тапшырылды. Кырда эшләүче механизаторларга хезмәт урыннарында бирелде”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Марат Гыйбадуллин 30 ел тракторда эшли. Быел да тимер аты белән язгы кыр эшләренә кереште. Ул Кызыл Тау авылы янәшәсендәге кырда тырмалау эшен башкара.
“Маска киеп эшлибез, саклану чараларын күрәбез. Исән-сау чәчү эшләрен тәмамларга язсын”, - диде Марат Гыйбадуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International