Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова республикада яшәүчеләрнең “Безнең ишегалды” программасы буенча туры эфирда сорауларына җавап бирәчәк.Трансляция иртәгә, 14 апрельдә узачак, аны "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" соцчелтәрләрендә карарга мөмкин булачак. Башлана 14 сәгатьтә.
Фишман-Бекмамбетова программага эләккән ишегалларын ничек сайлаулары, аларны көткән үзгәрешләр, эшләр башлануы һәм проектларны үзизоляция чорында татарстанлылар белән нинди форматта фикер алышачаклары турында сөйләячәк.
Узган ел Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча киң колачлы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. «Безнең ишегалды» программасы буенча юлларны, тротуарларны һәм тышкы яктырткычларны ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары һәм балалар мәйданчыклары урнаштыру, ТКО мәйданчыкларын оештыру планлаштырыла.