Татарстан Росреестры онлайн режимында кадастр бәясен яңадан карый

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссиянең эшен дистанцион форматка күчерде. Хәзер комиссия утырышлары видеоконференция режимында уздырыла.

«Кергән мөрәҗәгатьләр буенча карарлар комиссия утырышларында мөрәҗәгать итүчеләрнең турыдан-туры катнашуында кабул ителә. Әмма коронавирус таралу белән бәйле вәзгыятьне исәпкә алып һәм күчемсез милек хуҗаларына кадастр бәясен билгесез срокка яңадан карауны никадәр мөһим булуын аңлап, безнең тарафтан карау вакытын күчермәскә, ә кадастр бәясе турындагы бәхәсләрне читтән торып карарга карар кабул ителде ", - дип асызыклады Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау комиссиясе 2012 елда төзелгән. Аның составына Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, бәяләү эшчәнлеге буенча Милли совет вәкилләре керә.

Быел кадастр бәясен яңадан карау комиссиясе 153 күчемсез милек объектына карата 52 гариза караган. Шулардан 1 уңай карар (10 күчемсез милек объектына карата), 51 тискәре карар кабул ителгән (143 күчемсез милек объектына карата). 39 гариза каралмаган (42 күчемсез милек объектына карата).

Артем Костин аңлатканча, тискәре карарлар булу Комиссиягә тапшырылган күчемсез милек объектларының базар бәясе турындагы хисапларның бәяләү эшчәнлеге турындагы Федераль канунга, шулай ук бәяләү стандартларына туры килмәвенә бәйле.  Гаризалар кире кагылган төп сәбәп исә документларның тулы булмаган пакетын бирү, мәсәлән, күчемсез милек объектының базар бәясе турында хисап булмау.

Белешмәгә


Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау хакында Комиссия эше турында кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында "Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләве" бүлегендә урнаштырылган. Гариза белән турыдан-туры түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Авангард урамы, 74. Сораулар килеп чыккан очракта (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International